Беркайчан да “Мин - ямьсез, мин беркемгә дә ошамыйм!” кебек сүзләр әйтмәгез. Негатив уйлар негатив булдыра.
Һәрвакыт акча булсын өчен акчага ихтирамлы мөнәсәбәттә булыгыз. Аны матур итеп, тәртип белән кошелекка салыгыз.
Беркемнән дә көнләшмәскә һәм башкаларда да көнләшү уятмаска тырышыгыз.
Зарланучы кешеләр белән аралашканда эчтән генә арагызда стена күзаллагыз, ә авыр эш көненнән соң өйгә кайткач, душ керегез яисә кулларыгызны озак итеп терсәккә кадәр юыгыз, агып торган су астында тотыгыз.