Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 февраль 2020, 12:15

Банкаларга тутырып һава сата башлаганнар

Гади һаваны түгел, Ирәмәл һавасын.

Башкорт һавасын сувенир буларак бүләк итәчәкләр. Һәм бу шаярту түгел. Туризм өчен җавап бирүче элекке түрә Артур Иделбаев ярдәмчеләр белән тау һавасын консерва банкларына ябып, дусларына һәм танышларына тапшырырга ниятли. Консервлар өчен һаваны Ирәмәл тавының югары ноктасыннан алалар. Шунда ук банкларга тутырып ябалар.

- Кичә Ирәмәл тавында булдык һәм банкага безнең Башкортстанның чиста тау һавасын тутырдык. Аларны сувенирлар рәвешендә таратып була, - дип хәбәр итә Иделбаев.

Башкортстан туризмны үстерү үзәгенең элекке җитәкчесе Артур Иделбаев элегрәк премиум-класслы милли ашханә рестораны оештырырга тәкъдим иткән иде. Экспертлар идеяне 40-60 миллион сумга тормышка ашырырга мөмкин, дип саный.
Фото: ufa1.ru
Источник: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: