Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 февраль 2020, 15:01

Дана районканы якын күрә

Юкка гына гәзитне тормыш әсбабы, бөтен нәрсәне белүче укытучы һәм яхшы тәрбиячегә тиңләмиләр икән. Менә безнең районка да хәтта иң бәләкәчләрне тәрбияләү көченә ия. Мәсәлән, Дана Архипова (рәсемдә), тугыз айлык кына булуына карамастан, атнасына ике көн почтальонның “Благовар хәбәрләре”н китерүен көтеп ала. Укый белми, әлбәттә, шулай да үзенчәлекле тавыш чыгарып кыштырдавыннан һәм типография буявы исеннән гәзитне танып тора.

— Гәзитне бик ярата, өлкәннәрнең барысы да укыганнан соң районканы аңа бирәбез, — дип яза әнисе Альбина.
Шундый бәләкәй укучыларыбыз да булуына шатбыз. Дананың сау-сәламәт һәм бәхетле булуын телибез.

Читайте нас: