Бананны, әйтик, көндез ашарга кирәк, алманы да шулай ук. Гомумән, алманы кичкә калдырырга ярамый, чөнки ул ашказанында кислота микъдарын күтәрә. Иртән ашаган очракта, ул кандагы шикәрне төшерә, холестеринны бетерүгә хезмәт итә.
Бәрәңге минералларга ифрат бай. Крахмал, шулай ук, холестеринга каршы көрәшә. Калориясе бик күп булганга күрә, симерүне кисәтү өчен аны кичен ашарга киңәш ителми. Чикләвекләрне дә кич ашарга тырышмагыз.
Ә менә сөт тынычландыру сыйфатына ия, шуңа күрә бер стакан сөт эчкәннән соң йокы тәмле була, диләр. Аш эшкәртүгә уңай йогынты ясаганлыктан, әфлисунны һәм аның сутын төшке аш вакытында куллану максатка ярашлы була икән.
Сыр, дөге, помидор кебек ризыкларны иртән ашарга тырышыгыз.