Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 гыйнвар 2020, 23:45

Мунчаны дөрес итеп керә беләсезме?

Мунчаның сәламәтлеккә зур файда китерүен беләбез. Матур, яшь булып калу өчен дә мунчаның роле зур. Ничек боларның барысын да кулланырга соң? Кызлар, түбәндәге киңәшләр сезнең өчен.

1. Эссе һавага тәнне акрынлап өйрәтергә кирәк. Кергәч тә парланмагыз.

2. Башыгызны каплагыз. Башлык кию чәчләрне эсселектән саклый.

3. 10 минуттан соң салкынча һавага чыгыгыз, яшел чәй эчегез.

4. Күзәнәкләр майлардан чистарынгач, тәнне арытаба чистартуга күчегез. Моның өчен бал һәм диңгез тозыннан катнашма эшләгез. Аны сылаганда тәнгә массаж эшләргә дә онытмагыз. Бу ысул үле күзәнәкләрдән арыну өчен яхшы.

5. Ә бит өчен масканы мунчадан соң ясарга кирәк. Юкса, сөртелгән шул ук бал һәм каймак катнашмасы тирегә сеңмәячәк, киресенчә, тир белән чыгачак.

6. Чәчләр өчен масканы да парланганнан соң эшләү хәерле. Бал белән зәйтүн маен чәч төбенә сөртү бик күп косметик процедураларны алыштыра.
Фото: jastlady.ru
Источник: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: