Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 гыйнвар 2020, 12:56

Җүн генә бәягә: балачакта төшергән сурәтен 140 миллионга сата

Мәскәүдә яшәүче бер иркәй үзенең балачакта төшергән сурәтен сатуга куйган. Бер карасаң, аның нәрсәсе бар инде диярсез? Төрле-төрле сайтларда кешеләр үзләренә кирәкмәгән әйберләрне сатуы сер түгел.

Ләкин аптырарлыгы бар шул. Хикмәте сурәтнең бәясендә! 1984 елда төшерелгән бу сурәт 140 миллион сум (!!)тора. Аның авторы фикеренчә, “дөнья сәнгатендә бу сурәттән дә ихласрак һәм самимирәк бернәрсә дә юк”.
Үзенең балачак иҗатын Владимир атлы ир Avito порталында сатуга куйган.
“Ридус” басмасы белән әңгәмәсендә рәссам “Атка атланган кызылармеец” сурәтен 6 яшендә төшерүен белдерә. Avito-да сатылган бәясе – минималь, чынында исә бу хезмәт күпкә кыйммәтрәк дип ышандыра сатучы.
Әмма ул товарны җүн генә бәягә сатарга мәҗбүр, чөнки ул Русиядән күченеп китәргә ниятли. Шуңа күрә бу очракта сатулашу да артык ди Владимир.
- Мәхәббәт һәм гармония турында мин җитди әйтәм. Бу сурәтнең энергетикасы искиткеч! – ди “рәссам”.
Рәссам арытаба тагы берничә балачак сурәтләрен сатарга планлаштыра. “Атка атланган кызылармеец” – бу беренче чирканчык кына. Сурәтне сатып булса, башка эшләремне дә сатуга куячакмын”.
Шулай, дуслар, югары сәнгатьтән ерак булуым бер хәл, әмма 140 миллион сумлык бу “ихлас һәм самими” сәнгатьтән тагы да ераграк шул мин. Чөнки андыйларны аңламыйм...
Источник: kp.ru
Фото: kp.ru
Текст с сайта: omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: