Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 гыйнвар 2020, 01:16

Ярмаларга бөҗәк ияләшмәсен, дисәң...

Белгеч быелгы җылы кышта аларны дөрес саклар өчен киңәшләр бирә.

Әлеге дымлы һәм һава температурасы җылы булган кыш көннәрендә он һәм ярмаларда төрле бөҗәкләр үрчүе ихтимал, дип искәртә Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Кырмыскалы районы буенча баш агрономы Айсылу Камалетдинова.
— Әгәр ярмада, я онда бөҗәкләр күренсә, аларга каршы шунда ук көрәш башларга кирәк. Юкса, сатып алынган бөтен азык запасын ташларга туры киләчәк. Ярма пакетында корт күренсә, аны шунда ук тышка чыгарып ташлагыз. Хәтта бер сәгатьтән артык аны өйдә тоткан чакта да, бөҗәкләр таралып өлгерүе ихтимал. Кызганычка каршы алар ябык пакет эчендә дә үрчү сәләтенә ия.
Бөҗәкләрне күреп калсагыз, ярманы иләк аша үткәрегез, берәр сәгатькә эссе мичкә куеп торыгыз. Шулай ук 3-4 көнгә туңдыргычка кую да ярдәм итәчәк. Шкафларны һәм ярма сакланган савытларны серкә тамызылган тастымал белән сөртеп чыгарга кирәк. Бөҗәкләр лавр яфрагы, канәфер һәм сарымсак исен яратмый.
Чакырылмаган кунаклар башка йончытмасын өчен ярмаларны өсте ябык банкаларда саклау хәерлерәк. Моннан тыш, ризыкның саклану вакытына игътибар итегез. Мәсәлән, тары ярмасын өч айдан артык сакларга ярамый, карабодай һәм дөге - алты айга кадәр, кипкән җиләк-җимеш бер елдан артык саклана ала.
Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәгән хәлдә, аш-су бүлмәсендә бөҗәкләр булмаячак.
Фото: социаль челтәрләрдән
Источник: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: