Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 гыйнвар 2020, 18:56

Чәч бөртеге белән генә бозым ясап үзенә караткан”

Нәтиҗәдә, ир - кабердә... Ә бозымчы хатын?

Бу күрәзәче апага халык бик күп йөри. Мин килгәндә дә яшь кенә бер кыз бар иде. Аның чыкканын көтеп ун минут та үтмәде, бер хатын-кыз белән ир-ат керде. Күренеп тора: авылдан килгәннәр. Сумкаларында күчтәнәчкә алып килгән банкалы каймак, сөт шешәсенең дә башы чыккан. Минем күзем сумкага төшкәндер инде. “Әни биреп җибәрде, мескенкәем, әйтерсең, аңа карап җылы сүз әйтә дә, тормышын үзгәртеп куя инде. Әни кешегә ничә яшькә җитсәк тә барыбыз да бала шул. Яшьнәп, күкрәп торган чагыңда балаң шул хәлгә төшсә, бар ана да шулай булыр иде”, – дип сөйләнә-сөйләнә хатын пакет-сумкасын җайлап урнаштырды.
- Сез нинди сорау белән килдегез, - дип сорап куйды ул кисәк кенә.
– Алтын чылбырымны югалттым. Һич төшенә алмыйм кайда куйганлыгымны. Күршемнән шикләнәм шикләнүен, кулыннан тотмаган карак карак түгел диләр бит, син урлагансың, диеп әйтеп булмый. Менә ни әйтер микән дип килдем.
- И-и, – дип үзалдына көрсенеп тә, ирен чите белән елмаеп та куйды хатын. Ә мин аның елмаюыннан, йөрисез инде вак-төяк белән, дигән уйлар укыдым. Ул беренче булып миннән ни өчен килүемне сорагач, мин дә уңайсызланмадым, ни өчен күрәзәчегә килүләрен белештем.
-Күрмисезмени, кырык ике яшьлек ир менә бу, – дип янындагы кешегә ымлады. – Күзгә күренеп сула, алып бармаган табиб калмады, анализлары да әйбәт күрсәтә, әмма көннән-көн хәле начарлана. Күпме әйттек шул хатын яныннан кит, дип, тыңламады.
- Нинди хатын яныннан, – дидем мин гаҗәпләнеп.
Башын иеп, аска гына карап утырган ир уңайсызланды булса кирәк, утырган урыныннан кымшанып куйды.
- Район үзәгенә бер хатын янына йөри башлады. Астыртынлыкта даны чыккан чәч кисүче Рәмзия. Ике баласы бар, ире юк. Илдус шуның белән аралаша башлагач та, ирен дә үзе үтерттергән хатын бит ул, ник риза булып яшисез шушы хәлгә, диделәр. Татар хатыннарының үз иренә үзе кул салуына кем ышана инде. Яратам мин аны, диде Илдус. Егерме биш яшь иде аңа ул чакта, Рәмзиягә утыз бер. Энебез башта техникумда, аннан югары уку йортында укыды. "Сиңа якты карашлы, дөньяга башкача карый торган кыз кирәк, ташла", – дидек, тыңламады. Рәмзиянең ире асылынып үлгән. Шул хәлләрдән соң, ярты ел да вакыт узмады, үзенең абыйсы үз-үзенә кул салган. Без ул вакытта әле бу кадәресен белмәгән идек, соңыннан кешедән генә ишеттек.
Ул арада чиратым җитте. Авылдан килгәч, кайтыр юллары да ерактыр, диеп, аларны үткәрдем. Гөнаһ шомлыгы, ашыканнардыр инде. Артларыннан ишек ябылып бетмәгән икән. Тегеләр әби янына килеп керүгә: "Ай, Ходаем, бу иргә тилмереп үлсен дип бозык ясаганнар бит. Кулыңа үз-үзенә кул салган ирнең бауын биргәннәр", – диде карчык.Әллә нинди ямьсез, әрнүле тавышлар чыгарып, ир диварга сугып куйды. " Тынычлан әле, җаным, утыр, борчылма. Ходай рәхмәте белән чыгар ул, чыгарырбыз, – диде карчык үзе дә дулкынланып. – Нишлисең бит, дөньяда әшәкелек бик күп. Беткән идемени сиңа шул юньсез хатын янына бармасаң."
- Мин аңа чәч кистерергә генә килдем, бит, – дигән тавышы ишетелде ирнең.
- Менә шуннан башланган да инде, чәч белән шаяру ярамый. Чәч бөртеге белән генә бозым ясап үзенә караткан. Инде хәзер синнән котылырга уйлаган.
Ышанасызмы, юкмы. Мин шушы хәлләрне ишеткәч, карчыкка ни өчен килүемне дә онытып, танышларымны озата чыккан җирдән кайтып киткәнмен. Өйгә кайткач та озак уйландым.
Шифасы тия торган берәр өшкерүче тапсам шалтыратырмын, дип телефон номерларын алып калган идем. Бу вакыйга күңелемә һич тынгылык бирмәде. Хәл-әхвәлләре ничек икән дип, берәр ай чамасы узгач, таныш түгел танышыма шалтыраттым.
- Бүген энемнең җидесен үткәрдек, – диде теге хатын чак телен әйләндереп. – Тагын да хәттәррәге – үзеннән унсигез яшькә кечерәк, өченче сабые яңа туган бер ир белән күргәннәр. Тагын кемнәрнең башына җитәр микән бу хатын, уйларга да куркыныч, хәтта. Ирләргә дә азрак күзләрен ачып карарга кирәк инде, – диде җан әрнүеннән газапланган хатын.
Бу хатымны бәлки бозым ясаучы ул хатын да укыр. Гомеренең азагын уйлар, бәлки...
Исемемне үзгәртегез.
Фото: vk.com сайтыннан
Источник: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: