Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 декабрь 2019, 17:12

Кабан дип иптәшен атып үтергән

29 декабрьдә Башкортстанның Күгәрчен районында ау вакытында бәхетсезлек очрагы булган.

"Башинформ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр иткәнчә, ике дус кабан дуңгызы ауларга барган.
Ир-атлар урманга килә. Таралышалар. Бер мизгелдә 37 яшьлек аучы куакларда тавыш ишетә. Күрәсең, ир бу җәнлек дигән карарга килгән һәм тавышлар ягына аткандыр. Тик ядрә 62 яшьлек коллегасына эләгә. Ир алынган ярадан вакыйга урынында вафат булган.

Мәрхүмнең гәүдәсе судмедэкспертларга тапшырылган. Тикшерүчеләр хәлнең сәбәпләрен тикшерә.
Читайте нас: