Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 декабрь 2019, 14:13

Көнүзәк проблемалар күтәрелде

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, РФ Коммунистлар партиясеннән депутатлар фракциясе җитәкчесе, КПРФның Башкортстан республика бүлекчәсе комитеты рәисе Юнир Галимҗан улы Котлыгуҗин эш сәфәре белән безнең районга килде. Депутат үткәргән гражданнарны шәхси кабул итү барышында благоварлылар үзләрен борчыган проблемаларны һәм иҗтимагый мәсьәләләрне аның белән уртага салып сөйләшә алды.

Депутат белән очрашуга җиде кеше килгән иде. Очрашу җанлы әңгәмә рәвешендә үтте, депутатка бирелгән сорауларның берсе дә җавапсыз калмады.
Юнир Галимҗан улы һәр мөрәҗәгать итүче белән ачыктан-ачык сөйләште, мәгълүм хәлдә ничек ярдәм итә алуы, ә кайсы очракта башка инстанцияләргә барырга кирәклеген аңлатты.
КПРФның район комитеты беренче секретаре Айдар Закир улы Ямалетдинов әйтүенчә, депутат кабул итүендә күтәрелгән мәсьәләләр күпчелек урамнарны төзекләндерү, каты көнкүреш калдыкларын җыю, чистарту корылмалары, Канзәфәр би исемендәге “Сарайлы” тарих-мәдәни үзәкнең эшенә кагылышлы иде.
Үзәкнең баш белгече Салават Батыр улы Батыраевның мөрәҗәгатенә килгәндә, аның асылы шуннан гыйбарәт, учреждение район үзәгеннән читтә, Былышлы авыл биләмәсе территориясендә урнашкан. Шунлыктан район һәм республика чараларын киң колачлы итеп үткәреп булмый. Ул Языково авылында булса, үзәк күпкә нәтиҗәлерәк эшли алыр иде.
Мәсьәләләрне җентеклерәк тикшерү максатында депутат запросларны тиешле органнарга җибәрергә карар итте.
Читайте нас: