Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 декабрь 2019, 18:31

Көчле җил һәм бураннар башлана

Синоптиклар һава торышы бозылачагы турында хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе һава шартларының начараюы турында кисәтә.
Синоптиклар фаразларына караганда, 11-12 декабрьдә республикада аязаючан-болытлы һава көтелә. Төнлә кар ява, урыны белән буран, юлларда кар көртләре, сырынтылар хасыйл булачак. Көндез бераз кар явачак, урыны белән буран.
Җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 9-14 метр, урыны белән 17 метрга кадәр көчәя. Һава температурасы төнлә һәм көндез -2, урыны белән -7, 12 градуска кадәр суыта.
Урыны белән бураннар көтелә.
"Кызыл таң" сайтыннан
Читайте нас: