Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 декабрь 2019, 18:10

“Хезмәт батырлыклары күрсәтик!”

Уфада Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чаралар узды

6 декабрьдә Уфаның Җиңү паркында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватан Геройлары көне уңаеннан Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Тантанада катнашучылар сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алды. Арытаба “Торатау” Конгресс-холлында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды.
– Русиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан башлап билгеләп үтелә. Истәлекле дата Ватанга фидакарь хезмәт итү идеалларын формалаштыру максатында булдырылган. Дәүләт мәнфәгатьләре һәрвакыт үзгәрешсез кала. Бу – илнең төрле яклап үсеше, кешеләрнең тынычлыгы һәм иминлеге, шәһәр урамнарында тәртип булу, лаеклы варислар тәрбияләү. Бу көнне без җәмгыятькә хезмәт итүнең иң югары үрнәге булган кешеләрне искә алабыз һәм хөрмәтлибез. Аларның батырлыгы һәм ватанпәрвәрлеге – безнең өчен үрнәк. Геройларның батырлыклары һәм исемнәре илебез тарихына язылган. Бу көннәрдә илнең барлык төбәкләрендә тантаналы чаралар уза. Бүген бу залда Русия һәм Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, вазыйфа бурычын үтәгәндә һәлак булган һәм тормыштан киткән геройларның якын туганнары җыелган. Сезнең әтиләрегез, бабаларыгыз алдында баш иям. Ватаныбыз һәрвакыт хәрби традицияләр, ир-егетләребезнең ныклыгы һәм көче белән дан тотты. Һәр герой турында истәлек – бөек илебезнең тарихы. Барыбызга да тыныч тормыш телим, – диде Игорь Комаров.
Шулай ук, Игорь Комаров Идел буе федераль округында гамәлгә ашырылган “Ватан Геройлары” проектының җиңүчеләрен бүләкләде. “Округ төбәкләрендә Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча эшне оештыру” номинациясендә Башкортстан беренче урын яулады.
– Бүген безнең белән залда 18 Советлар Союзы һәм Русия Герое, 2 Социалистик Хезмәт Герое утыра. Беркайчан да бу залда шул кадәр геройлар булмады. Без моның белән горурланабыз! Ватан герое ул – үз Ватанын саклап, кыюлык, патриотлык, ихтыяр көчен күрсәткән кеше. Ул фидакарь хезмәт белән тормышыбызны яхшырак итә. Геройлар миллионнарча малайларга үрнәк алырлык кеше булып тора. Башкортстанда яшәүчеләр илебезне саклауга күп тапкырлар басканы булды. Шундый гыйбарә бар: тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар. Минем фикер шундый: ул булсын, әмма тыныч тормышта, фидакарь хезмәттә генә. Яшьләребез тыныч күк астында хезмәт батырлыклары күрсәтсен. Безнең армия һәм каһарманнарыбыз ярдәме белән тыныч күк йөзе булдырабыз һәм үсештәбез. Барлык Геройларны бәйрәм белән котлыйм! Рәхмәт сезгә! – диде Радий Хәбиров.
Шул ук көнне “Торатау” Конгресс-холлында Игорь Комаров белән Радий Хәбиров Межгорьедан “Пауза” үрнәкле театр студиясе тәрбияләнүчеләре һәм җитәкчеләре белән очрашты. Яшь артистлар “Театраль Идел буе” мәктәп һәм студентлар театр коллективлары фестивалендә “Балалар театрларының иң яхшы спектакле” номинациясендә җиңде. Конкурста алар Владислав Панфилов пьесасы буенча “Сказка о Емеле-лодыре” әсәрен тәкъдим итте.
– Безнең республикага җиңү китергән өчен рәхмәт. Межгорье халкына мәдәният, сәнгать белән танышырга мөмкинлек бирә торган коллектив булу күңелле. Моның өчен сезгә зур рәхмәт белдерә. Без хәзер кече шәһәрләргә һәм авылларга үзешчән сәнгать җитәкчеләрен, мәдәният хезмәткәрләрен җәлеп итәрлек программа турында уйлыйбыз, – диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: