Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 ноябрь 2019, 14:42

Тәмле “Оливье”ны ничек ясарга?

Моның берничә сере бар.

Фото: ачык чыганаклардан.
Фото: ачык чыганаклардан.
Әлеге салатны әзерләү өчен әллә никадәр кыйммәтле азык-төлек тә кирәкми. Ә менә сыйлы-шаулы Яңа ел төненнән соң организмга авыр булмасын өчен табындагы һәр ризык тәмле генә түгел, сыйфатлы һәм бозылмаган булырга тиеш.
“Оливье” составында булган ризыкларны сатып алганда иң элек аларның сыйфатына игътибар итәргә онытмагыз.
Мәсәлән, доктор колбасасы сайлыйсыз икән, ул каты булырга һәм кискәндә сулы булмаска тиеш. Колбасаны пешкән ит яки тел белән алыштырсаң, әлбәттә, файдалырак була.
Диетологлар салат файдалырак булсын өчен тозлысы урынына яшел кыяр салырга киңәш итә.
Ә менә майонез алганда аның куелыгына игътибар итегез, өйгә кайткач тәлинкәдә бизәк ясап карагыз, ул агып-таралып китмәскә тиеш.
Әгәр йогыртка аз гына майонез кушып бутасаң, салат тәмле дә, файдалы да булачак.
“Кышкы салат”ка яшел борчак аеруча тәм бирә. Кибеттә консервланган борчак сайлаганда, язуын яхшылап укыгыз, чыккан датасына игътибар итегез. Салат өчен иң яхшысы — җәй айларында консервланган банкадагы борчак. Ә аның тышында “мозговых сортов” дигән язу булырга тиеш. Андый борчакка шикәр кушылмый, ул үзе дә баллы һәм йомшак була.
“Оливье” салатын табынга чыгарганда яшел укроп, петрушка белән бизәсәгез, матур да, файдалы да булыр. Моның өчен туңдырылган яшел тәмләткечләр дә ярый.
"Кызыл таң" сайтыннан
Читайте нас: