Гаилә белән җыелышып утырып ашый торган өстәлне халык электән “Ходайның учы” дип йөрткән. Өстәл белән бәйле сынамышлар да бар. Аеруча өстәлдә нәрсә калдырырга ярамаганына игътибар зур.
Өстәлгә ташланган баш киеме өй хуҗаларына ызгыш-талаш фараз итә. Өстәвенә, акчасызлык килергә дә мөмкин.
Өстәл өстендә калдырылган буш шешә, савытларга җен-пәри ияләшә, диләр. Өстәл өстендә калган буш савыт-саба фәкыйрьлек энергиясен үзенә тарта икән.
Өстәлгә ташланган ачкыч белән сез өйдәге, гаиләдәге барлык кыйммәтне дә ташлыйсыз, имеш.
Өстәл өстенә акча куйсагыз, кошелегыгыз бушый, диләр. Баерга теләсәгез, өстәл җәймәсе астына эре купюралы акча салып куегыз.
Кипкән чәчәкләрне өстәл өстендә вазада тотмагыз. Алар негатив энергия суыра.
Куеп торыр урыныгыз булмаса да, өстәл өстенә мендәр куймагыз! Өйдә мәет булачак, имеш.
Өстәлдә пычак калдыру да ачу-үпкә, талашуларга илтә.
Ялгыш кына өстәл өстендә калган тарак – уңайсыз хәлләргә, оялуга, дип юраганнар.
Өстәл – өйдәге төп мебель. Ул һәрвакыт чиста, матур булырга тиеш. Өстәл өстендә татлы ризыклар тотыгыз, алар сезгә яхшылык теләп торыр.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган