Кеше туа... Дәваханәдә — табиблар, өйдә әти-әни, картәти-картәниләр аның янында йөгерешә. Барлык галәм ак биләүдәге кечкенә шушы җанлы курчак тирәсендә әйләнә диярсең – ашадымы, йокладымы, биләвен ничә тапкыр юешләтте?..
Ул да туды... Әнисе юлда эшли аның, трассадагы абыйларны хезмәтләндерә. Әтисе – шул абыйларның берсе, гаиләле, чәчәк кебек хатыны, алма кебек балалары бар. Йөк ташый торган зур машинасы кабинасына җылынырга дип утырган 16 яшьлек Оляга гашыйк була ул. Аларда мәхәббәт! Ә ул барысын да аклый, диләр.
Көмәнгә калганын белгәч тә булачак әни кабинадан төшми, шунда яши. Кая инде ул хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать итү, дөрес туклану, саф һавада йөрү – мәхәббәт бит, вакыт юк! Ул, сөйгәненә ияреп, ил буйлап йөри, анысы гаиләсенә кайтса, шул тирәдә фатирга төшеп яшәп ала да тагын алга. Шулай йөри торгач, тугыз ай да үтеп китә. Уфа яныннан узып барганда хатынның тулгагы башлана. Аны Дим бистәсендәге бер дәваханәгә көчкә илтеп җиткерәләр. Кеше туа. Әтисе үз юлын дәвам итә, әнисе чит шәһәрдә, чит кешеләр арасында бер документсыз, ялгызы торып кала.
Оля белән башкаланың реабилитация үзәгендә очраштык. Аның дөнья мәшәкатьләре дә, тормышта җавап табалмаган сораулары да күп. Белә торып дөньяга ятим бала тудыруына үкенә ул. “Төшертергә курыктым шул... Саклану чараларын белмим”, — диде ул. Егылырын белсә, салам җәяр иде дә бит... Ә без, хәзерге яшьләр белеп туа, дибез тагын...
Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла
Рәсми мәгълүматларга караганда, илдә бала тууга караганда, аны төшертүләр күбрәк, ягъни 100гә — 107. Ә алга киткән илләрдә бу күрсәткеч 100гә —15. Бу хәлдән саклану чаралары коткарачак, ди белгечләр. Әмма аларның кайсы файдалы, кайсы зарарлы? Бу хакта акушер-гинеколог Наилә Гайнанова фикерләре игътибарга лаек.
Аны кабул иткән хатын-кызның 92–99,7 проценты балага узмый. Бу – бик әйбәт күрсәткеч. Чагыштыру өчен: презерватив кулланганда бу күрсәткеч – 85 процент, календарь ысулы белән 75 процент тирәсе. Аннары аның сәламәтлеккә файдалы яклары да байтак: гормональ контрацепция аналыкта һәм эндометрийда (аналыкның эчке тышчасында) яман шеш авыруын кисәтә. Аның тәэсире бу даруны эчми башлаганнан соң унбиш ел үткәч тә югалмый.
Ул, шулай ук, киста барлыкка килүне яисә күкәйлектә киста үсүне, тимер кытлыгы тудыручы анамнезны кисәтергә дә мөмкин. Ул күрем вакытындагы чирләрне киметә, күрем циклын көйләп тора, йөзгә һәм тәнгә төк чыгудан саклый.
Бу даруны куллану бик уңай нәтиҗә бирә. Контрацептивның җенси тормышка тәэсир итмәвен дә искәртик. Аннары дару эчүне кайчан телисең, шунда туктатырга була.
Балага узмау өчен кулланыла торган гормональ препаратлар бихисап: гормоннар канга таблетка аша да, ампула белән дә (уколны 45-70 көнгә бер мәртәбә ясыйлар), тире астына кертелә торган имплантатлар (35кә 2,5 миллиметрлы сыгылмалы капсула) аша да күчә. Аларны гормоннарның төренә һәм катнашмасына карап та аералар.
Хатын-кызның җенес функциясенә эстроген, гестаген, фоллитропин һәм лютропин ише гормоннар аеруча зур йогынты ясый. Составына карап, гормонлы дарулар катнаш һәм катнаш булмаган төркемгә (яисә фазага) бүленә. Аның бер фазалысы – катнаш дигәнендә эстроген да, гестаген да бар. Бу контрацептив элек-электән могҗиза-дару дип йөртелгән. Бер таблетка эчтең дә, йөклелектән котылдың, янәсе. Әмма ул дару катнашмасында гормоннар микъдары бик зур. Чагыштыру өчен: хәзер шул күләмдәге дозаны хатын-кыз ел дәвамында – гормональ контрацептивлардан берөзлексез файдаланганда ала. Бер фазалы шушы препаратны 21 көн эчкәндә, шул чорда организмга билгеле бер күләмдә эстроген һәм гестаген кереп тора. Кандагы гормональ үзгәрешләрне нәкъ менә шулар көйләп-җайлап тора да инде. Читтән кергән гормоннар овуляцияне (өлгергән аналык күзәнәгенең күкәйлектән чыгуы) тыеп торгач, йөккә калмыйсың. Хәтта аналык көпшәсенә йөзләрчә сперматозоид эләксә дә...
Ике фазалы препаратлар составында да эстроген белән гестаген бар. Ләкин ул, бер фазалысыннан аермалы буларак, ике төрле. Берсен – циклның беренче яртысында, ә икенчесен икенче яртысында эчәргә кирәк. Таблетканың икенче төрдәгесендә гестагеннар, беренчесендәгегә караганда, күбрәк. Шунысын әйтергә тиешмен: ике фазалы таблеткалар бер фазалыдан күпкә өстен.
Өч фазалы препаратларның составы да ике төр гормоннан гыйбарәт. Ул өч төрле төстәге таблеткада чыгарыла. Аның башта бер төстәгесен, аннары икенче һәм өченче төстәгеләрен эчәләр. Гормоннар микъдары, шулай ук, төрлечә һәм шуңа да организмдагы физиологик үзгәрешләрне имитацияләү уңышлы бара.
Катнаш булмаган гормональ контрацептивларда гестагеннан башкасы (эстроген) юк. Ул шуның белән әйбәт тә. Чөнки эстрогенның сәламәтлеккә зыян китерә торган ягы да бар. Өстәмә тәэсире булды исә, шундук табибка мөрәҗәгать итегез. Ул сезгә эстрогенсыз препарат билгеләр. Гормональ контрацепция ысулын йөклелекне булдырмый калу максатында гына түгел, дәвалау өчен дә, мисалга, күрем циклы бозылганда яисә организмда җенес гормоннары синтезы җитәрлек булмаганда билгелиләр. Шулай да иң отышлысы, иң нәтиҗәлесе – өч фазалы таблетка: Трирегол, Тризистон, Триквилар. Дару сатып алганда, аның составына, аеруча эстрогенга игътибар итегез. (Ул бер таблеткада 30–35 мкг тирәсе булырга тиеш).
Катнаш булмаган таблеткалардан – “Мини-пили”, имплантацион контрацептивлардан – “Норплант”, “НовоРинг” (боҗра) тәкъдим итәр идем. “НовоРинг” аналык җиңсәсенә дүрт атнага бер мәртәбә куела. Өч атнадан ул алына һәм бер атналап вакыт үткәннән соң, аның яңасы (бер үк көндә – иң яхшысы циклның беренче көнендә һәм бер үк сәгатьтә) кертелә. Кайчак циклның 2-5нче көнендә дә куялар.
Хәзер яшьләр авырга узмас өчен “Постинор” дип аталган препарат куллана башлады. Тик ул очраклы йөклелекне (мәсәлән, көчләүгә дучар ителгәннән соң) төшертү өчен генә уңайлы. Мин аны башка вакытта эчмәскә киңәш итәр идем. Ни өчен дигәндә, “Постинор”ны даими кулланган яшьләр әни булу бәхетеннән мәхрүм калырга, төрле хатын-кыз чирләре (полип, эндометриоз, үт куыгы, сөт бизләре ялкынсынуы...) белән авырырга мөмкин.
Моннан тыш, еш кына аналык эченә спираль кую тәҗрибәсе дә кулланыла. Спиральнең күбесе кургаш һәм көмештән тора. Ә бу — ялкынсынуларга каршы бик тә үтемле чара. Ул 3-5 елга — күрем башланганның 3-4нче көнендә куела. Балага узасың килсә, алдырасың гына. Әмма аны озак еллар дәвамында куллану сәламәтлеккә зыян салырга, бала таба алмау проблемасы китереп чыгарырга мөмкин. Өстенлеге шунда ки, спираль белән йөккә калмыйсың, ул көндәлек тикшереп торуны таләп итми.
Дөрес, аның уңайсыз яклары да бар, әлбәттә. Беренчедән, спиральне хастаханәдә куйдырырга кирәк. Икенчедән, күрем вакытында көчле авыртулар булуы, кайчак бүлендек килүе ихтимал. Аналыктан читтә йөклелек куркынычы, аналыкта эндометрий чире китереп чыгаруы да бар. Җенес юлыннан канлы бүлендек килеп торган, оча сөягендә ялкынсыну күзәтелгән, фибромиома булган хатын-кызга спираль кую ярамый.
Йөкле хатын-кызга; алты айгача булган бала имезүчегә; өч атнадан баласын ясалма тукландыра башлаган әнигә; 35 яшьтән узган тәмәке тартучы һәм бавырында цирроз яисә йогышлы чир (гепатит, бавыр рагы), кан басымы югары яисә түбән, егерме ел дәвамында шикәр чире булган ханымнарга... Моның ише саклану чарасы сөт бизләре рагы, баш авыртулар белән җәфаланучыларга, операция кичергән йөрәк авырулы кешеләргә дә ярамый.
Әгәр дә даруның килешмәвен күрсәтә торган бер генә билге табылса да, контрацепциянең гормональ булмаган башка ысулларыннан файдаланырга киңәш итәр идем. Нинди препарат кирәклеген табиб кына әйтә ала.
Гормональ препаратлар һәркемгә аерым билгеләнә. Әйтик, миңа яраганының сиңа ярамавы ихтимал. Биредә барысы да исәпкә алына: организмның үзенчәлеге, кичерелгән операцияләр, төрле авырулар... Табиблар мондый даруны билгеләгәндә, хәтта хатын-кызның гәүдә торышына да игътибар итә: таза гәүдәлегә – ул бер төрле, ябыгына – икенче. Шуңа күрә контрацептивларны сайлаганда аеруча сак булыгыз!
"Кызыл таң" сайтыннан алынган