11 августта бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен (Гайд әл-адхә) каршы ала. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чала.
Бәйрәм көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә? Кемнәргә корбан чалу вәҗиб санала? Нинди терлек, мал-туар корбан өчен яраклы? Корбан бәйрәме алдыннан әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез түбәндәге язмадан таба алырсыз.
Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:
беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, ягъни 11 августта);
һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12нче көннәрендә, ягъни 12 һәм 13 августта).
Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри:
нисаб күләмендәге малга ия кешегә (Русия өчен 20 мең сум).
Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел:
бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән;
я дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән.
Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы бай булса да).
Корбан чалу вакыты бәйрәмнең беренче көнендә таң вакыты белән керә, әмма җомга һәм гает намазлары үткәрелүче шәһәрләрдә һәм зур авылларда яшәүчеләр өчен ул бәйрәм намазыннан соң гына башкарыла; кечкенә авылларда яшәүчеләр таң ату белән (иртәнге намаз вакыты керү белән) корбан чалу эшенә керешә ала.
Корбан чалган кеше түбәндәгеләрне эшли ала:
итне үзе гаиләсе белән ашый;
башка кешеләрне ашатырга (бай яисә хәерче булулары мөһим түгел), яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин;
итне гаиләсе өчен калдыра.
Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.
Чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри:
Аллаһ исемен әйтү (бисмиЛләһи),
һичьюгы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм 2 кан тамыры.
Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы.
Корбанлык хайванның Китап әһеле кешесе тарафыннан чалынуы хупланмый (хәтта барлык шартлар үтәлсә дә, корбан гыйбадәт мәсьәләләренә керә һәм ул гади чалу булып тормый).
Әгәр ике кеше үзенең хайваннарын бутаса һәм аларның һәркайсы икенче бер хайванны чалган булса, бу рөхсәт ителә һәм бер-берсенә өстәмә кайтарып түләү тиешле түгел.
Әгәр мөселман кешесе корбан чалганда Аллаһ исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рәвештә әйтмәсә, бу итне куллану тыела.
“Аллаһу әкбәр” дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйблага каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә.
Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.
пычакны хайван алдында үткерләү;
башка хайваннар каршында корбан чалу;
хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү;
чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү;
хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.
Түбәндәге хайваннар файдаланыла:
дөяләр (бер яисә ике өркәчле булуы мөһим түгел),
сыерлар, үгезләр (яки буйволлар),
Атлар корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый.
Хайваннар рөхсәт ителгән юл белән алынырга тиеш.
Югарыда саналганнардан тыш, һәрбер хайван билгеле бер яшькә җиткән булырга тиеш:
дөя – биш яшьтән алып һәм өлкәнрәк;
сыер – ике яшьтән алып һәм өлкәнрәк;
сарык – бер яшьтән алып һәм өлкәнрәк.
Түбәндәге хайваннар файдаланылмый:
ике яисә бер күзе сукыр булса;
һичьюгы бер күзе сукыр булса, әгәр аның сукырлыгы күренеп торса һәм корбан чалу урынына хайван үзе килеп җитә алмаса;
колагы, яки койрыгы киселгән булса яисә колагы, яки койрыгының күп өлеше киселгән булса (әгәр күпчелек өлеше булса, рөхсәт ителә).
Чалу рөхсәт ителә, әгәр дә:
тумыштан мөгезе булмаса, шулай ук мөгезе сынган булса (чөнки корбан чалу мөгез белән бәйле түгел),
корчаңгы авыруы белән авырса (чөнки әлеге авыру хайванның тиресенә тарала).
Әгәр хайванны сатып алганда ул сәламәт булса, аннары аны корбан итеп чалу ярамый торган кимчелекләре ачыкланса:
корбанлыкның хуҗасы бай булса, ул аны икенчесенә алыштырырга тиеш,
әгәр ярлы булса, ничек бар, шулай калдыра.
корбан итен сатарга, яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый;
җәмгыять өчен корбанның файдасы күбрәк булсын өчен тырышырга, шуңа күрә: әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта, күмеп куярга мөмкин);
әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк,
корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.
Әгәр хайванның карыныннан яралгы чыкса, аның үсеш стадиясе исәпкә алына. Ул тулысынча формалашкан һәм тере булса, аны чалырга кирәк, әгәр формалашмаган яисә үлгән булса, аны ашау тыела һәм аны чалу бернинди дә файда китерми.
сәдака итеп бирергә; хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә; яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин.
Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм әхирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телибез!
"Кызыл таң" сайтыннан алынган