– Кызым үз бизнесын ачарга карар кылды һәм күрше йортта кибет өчен урынны арендага алды. Аренда түләүләреннән тыш, аңа әле коммуналь хезмәтләр өчен дә счет китерәләр. Ул аны түләргә тиешме?
– Торак булмаган бүлмә хуҗасы, гомумкуллану урыннары, җыештыру, ремонт һ.б. өчен коммуналь хезмәткә түләргә тиеш. Тик ул әлеге чыгымнарны арендалау¬чыга, ягъни сезнең кызыгызга йөкли ала. Аларны түләү тәртибе аренда килешүендә ачык итеп күрсәтелгән булырга тиеш. Шуңа күрә, кызыгыз белән төзелгән килешүдә андый пункт бар икән, ул түли. Әгәр дә андый пункт булмаса, кызыгыз түләргә бурычлы түгел, моны арендага бирүче хуҗа эшләргә тиеш. РФ Гражданлык кодексының 309, 614 маддәсе.
– Ел башыннан үзмәшгульләрнең дә салым түләргә тиеш булачагы халык арасында төрле фикер тудырды. Үзмәшгуль булып теркәлер өчен аерым төрләр каралмаганмы?
– Закон буенча аерым төрләре язылмаган. Төп шарт булып, үз товарын җитештерүче яки хезмәт күрсәтүче булып теркәлгәндә аның хезмәткә ялланган кешеләре булырга тиеш түгел. Әгәр җитештерүче яки хезмәт күрсәтүченең еллык кереме 2 млн. 400 мең сумнан артмый икән, ул үзмәшгуль булып теркәлә ала. Тик кибетләрдә, базарларда сату өлкәләрендә эшләүчеләр, төгәлрәге, товарны алып сатучылар әлеге режимны куллана алмый. Үзмәшгуль булып “Минем салым” дигән мобиль кушымта аша теркәлүе җайлырак. Шул кушымтага ул үзе җитештергән продукциясен сатып алган керемен яза һәм салым буенча кирәкле документларын шунда бастырып ала ала. Хәтта товары өчен акча бирүчегә чекны бастырып бирүне дә әлеге кушымта аша башкарып була. Үзмәшгульнең ай саен кереме булмаса да, салымны кереме буенча гына түли.
– Үзмәшгульләр бина арендалый аламы?
– Үзмәшгуль булып теркәлгәндә закон буенча арендага алу чикләнмәгән. Әгәр сездән документ сорасалар, мобиль кушымтадан, кайсы айда үзмәшгуль булып теркәлүегез турында белешмә бастырып алу мөмкинлеге бар.
– Инвалид үзмәшгульләргә ташламалар каралганмы?
– Үзмәшгульлек законы нигезендә, гомумән, ниндидер ташламалар каралмаган. Яңа салым режимы нигезендә үзмәшгульләргә салым ставкасы – әгәр керем физик затлардан алынса – 4 процент, юридик затлардан, ягъни физик берәмлекләрдән алынган очракта 6 процент.
Шәхси сорауларыгыз булса, район салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез. Уңайсыз хәлләргә тарымас өчен салым буенча бурычларны үзвакытында түләп барыйк.