Благовар хәбәрләре
+19 °С
Облачно
ВКОК
Төрлесеннән
8 Августа 2019, 09:18

Чыгарып ташларга ярамаган әйберләр бар!

Эзотериклар кайбер нәрсәләрне өйдән чыгарып ташларга ярамавы хакында кисәтә. Югыйсә, өегезгә бәла-каза килергә мөмкин икән.

Эзотериклар кайбер нәрсәләрне өйдән чыгарып ташларга ярамавы хакында кисәтә. Югыйсә, өегезгә бәла-каза килергә мөмкин икән.
Дини китапларны, догаларны катгый рәвештә чыгарып ташларга ярамый. Өегездән бәхетне чыгарып ташлауга тиң ул.Чәчне дә теләсә кая ташламагыз. Начар ниятле кеше кулына эләксә, бозым салырга мөмкин.
Икмәкне ташлау өйгә ачлык, хәерчелек чакыра. Аеруча үз кулларың белән пешергән камыр ашларын ташламаска кирәк. Киптерегез, кошларга, хайваннарга ашатыгыз.
Фотографияләрдә безнең энергетика саклана. Аларны ташларга ярамый. Исән булмаган кешеләрнең генә фотоларыннан котылырга була. Аларны да яндыру хәерле.
Тозны элек-электән тылсым көче белән бәйлиләр. Аны ташларга, түгәргә, кешегә бирергә һәм кешедән алырга ярамый.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас