Чишмә районының Шиңгәккүл авылында 17 яшьлек үсмернең җансыз гәүдәсе табылган.
Ул верандада яткан, кулында телефоны булган.
Үсмер авыл мәктәбендә унынчы сыйныфта укыган.
Полиция хезмәткәрләре, бала үз-үзен үтергән, дип белдерә. Туганнарының моңа бер дә ышанасы килми.
Әлегә фаҗиганең сәбәпләре билгесез. Тикшерү бара.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган