Җырчының Тәтешледә яшәүче сеңлесе аның рухына оештырылган Коръән ашында туган якта үскән мәтрүшкәләрне алып барып тараткан.
"Туган авылы җирендә үскән хуш исле мәтрүшкәләрне Коръән ашына килгән һәрбер кешегә өләшүемне Кояшымның сәламе итеп кабул итүләре, догалары өчен күз нурымның рухы шат булуына иманым камил. Аякларым йөреп, күзләрем күргәнче, үз акылым белән дөньялыкта яшәгәндә, Кояшым, синең мәңгелек йортыңа минем юлым тукталмас", - дигән ул социаль челтәрдәге битендә.
Ул апасы вафат булган көнне аның каберендә дә булган. "Синең чакыруың белән очар коштай Казанга очып килә идем, йөрәк парәм. Синең белән күрешү, очрашу йөрәгемне генә җылытып калмый, бар дөньяма нур, наз тула иде. Ә хәзер, Кояшым, синең янга әрнүле сагыну белән киләм, җанымны тетрәндереп, кайнар яшьләрем белән кабер ташыңны чылатам", - дип яза ул.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган