Благовар хәбәрләре
+29 °С
Ясно
ВКОК
Төрлесеннән
29 Июля 2019, 13:09

Айдар Галимов якын дусты Хәния Фәрхине юксына

«2017 елның 27 июле, гадәти бер көн, инде кичкә авышып бара. Башкортстанның Аскын районы үзәк паркында минем ачык һавадагы җәйге концертым...

«2017 елның 27 июле, гадәти бер көн, инде кичкә авышып бара. Башкортстанның Аскын районы үзәк паркында минем ачык һавадагы җәйге концертым... Әзерләнеп йөрибез, көтмәгәндә телефон шалтырады, бер-бер артлы төрле яклардан смслар килә башлады, тагын шалтыратулар... Бу коточкыч хәбәрнең яшен тизлеге белән шулай таралуы, кызганычка каршы, аның чын икәнлегенә ышанырга мәҗбүр итә иде...
Иң авыры - үзеңне кулга алып, халык алдына чыгып, концертны башлау… Ничек, нинди сүзләр белән башлаганымны хәтерләмим, барысы да шул минутта йөрәктән чыккан сүзләр иде.
Хәния хакына бер минут тынлык игълан иттек һәм мин, аңа багышлап, "Кадерле җан" җырын башкардым. Гомеремдә иң авыр концертларның берсе шушы булгандыр.
Икенче көнне иртә таңнан Хәния белән мәңгелеккә хушлашырга Тәтешлегә киттек.. И узган гомер, инде ике ел үткән дә киткән. Ике ел Хәниясез.
Сагынабыз Сине, бик юксынабыз, Дускаем...» - дип хәтер китабын яңарта Айдар Галимов.
Әлеге истәлекләрнең язылу сәбәбе – 27 июльдә чын-чыннан халык артисты булган Хәния Фәрхинең арабыздан киткәненә ике ел тулды. Иҗатташ дусты, артистканы сагынып, шушы хатирәләре белән “Инстаграм”да уртаклаша, дип яза “Сәхнә” журналы
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.
Читайте нас