Благовар хәбәрләре
+27 °С
Ясно
ВКОК
Төрлесеннән
18 Июля 2019, 06:28

Русиянең “поп-короле” авариягә тарыган

Филипп Киркоровның концерт җиһазлары төялгән йөк машинасы Кырымга барганда юл кырыена төшеп киткән.

Филипп Киркоровның концерт җиһазлары төялгән йөк машинасы Кырымга барганда юл кырыена төшеп киткән.
Әлеге вакытта артист Русия буенча гастрольләр белән йөри. Аның чираттагы концерты Кырымда узачак. Тик билгеләнгән урынга бару юлында сәхнә җиһазлары төялгән машинасы юл читенә төшкән.
Мәгълүматларга караганда, йөк машинасында яктырту приборлары, косметика, "төтен" чыгаручы җиһазлар, костюмнар һәм башка бик күп нәрсәләр булган.
– Барысы да исән-сау, җиһазлар да зур зыян күрмәде. Кырымда концерт узачак, – дигән Филипп Киркоров.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.
Читайте нас