Благовар хәбәрләре
+19 °С
Ясно
ВКОК
Төрлесеннән
17 Июля 2019, 08:30

Урамда җиде сәгать яткан...

Кичә Уфаның Черниковка бистәсендә урамда йөрәген тотып бер ир ава.

Кичә Уфаның Черниковка бистәсендә урамда йөрәген тотып бер ир ава.
Үтеп баручылар “ашыгыч ярдәм” чакырта. Үзләре дә ярдәм итәргә керешә: йөрәгенә массаж ясый, су бөрки...
Кызганычка каршы, “ашыгыч ярдәм” килеп җитәр алдыннан гына ирнең йөрәге тибүдән туктый.
Табиблар исә аңа ярдәм итәргә уйлап та карамый. “Сулыш алмый, барысы да беткән, нигә ул кадәр борчыласыз”, диләр дә, пленка белән ябып, китеп баралар.
64 яшьлек ирнең гәүдәсе урамда җиде сәгатьтән артык ята. Табиблар алып китмәсә, башка төрле хезмәтләр, тикшерүчеләр бар бит. Ләкин алары бик соң килгән. Үлгән кеше никадәр көтсә дә була, диделәр микән?
Шулай, исән чакта да юк кадерең, үлгәч тә...
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.
Читайте нас