Благовар хәбәрләре
+20 °С
Облачно
ВКОК
Төрлесеннән
16 Июля 2019, 12:47

Өлкән буынны онытмыйлар

Фәгать Арслангали улы Батталов 45 елдан артык Киров исемендәге колхозда водитель булып эшләгән. Төрле йөк машиналарын, шул исәптән “Колхида”ны йөртергә туры килгән аңа заманында.

Фәгать Арслангали улы Батталов 45 елдан артык Киров исемендәге колхозда водитель булып эшләгән. Төрле йөк машиналарын, шул исәптән “Колхида”ны йөртергә туры килгән аңа заманында. Бүген ул Уфада өлкән кызы Филиянең гаиләсе белән яши. Җәмәгате Нәфизә Дилмөхәммәт кызының вафатыннан соң кайчандыр бәхет-шатлык белән тулы йортлары бушап калган. Фәгать ага анда хәзер елына бер тапкыр җәй көне генә кайта. Чираттагы кайтканында Былышлы авыл биләмәсе башлыгы Р.Т.Габидуллин 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләүче хөрмәтле якташларын авыл клубына чакырып, тантаналы шартларда тәбрикләргә һәм бүләк тапшырырга карар итә.
Район хакимияте башлыгының финанс-икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары В.Ш.Кадыйров РФ Президентының котлау хатын укып ишеттерде һәм юбилярга чәй сервизы бүләк итте.
Мәдәният хезмәткәрләре тантана сәбәпчесенә зур ихтирам белән сугарылган сценарий әзерләгән иде. Стенага истәлекле юбилей уңаеннан матур плакат ясап элгәннәр. Китапханәче Фәния Гомәрова, үзешчән сәнгатьтә катнашучы Гөлчәчәк Мусина Фәгать Арслангали улына җырлар багышлады. Чараны музыкаль яктан клуб мөдире Альбина Зәйлалова бизәде.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.
Читайте нас