Дәүләт ярдәменә мохтаҗлар турында хәстәрлек белән сугарылган әлеге йортта 26 кеше үзенә сыеныр өчен җылы почмак тапкан. Иң яшенә 42 яшь кенә тулган, шуңа учреждениене Картлар йорты дияргә тел әйләнми. Бу – Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны стационар социаль хезмәтләндерү бүлеге.
Ата-ана назыннан мәхрүм малай-кызлар балалар йортына барырга теләмәгән кебек, бу дөньяның әчесен-төчесен күп татыган өлкән яшьтәгеләр дә монда килергә ашкынып тормый. Әйе шул, газиз балаларың тиешле тәрбия күрсәтмәсә дә, үз йортыңда көн итүләргә ни җитә. Әмма ахыр чиктә барыбер ризалашып бирегә килеп урнашырга мәҗбүр булалар. Һәм бүлектә яшәүче башкалар белән танышып аралаша башлагач, үз кешегә әйләнәләр. Кулларыннан эш килгәннәре яшелчә-җимеш, чәчкә үстерешә, бүлмәләрен, территорияне җыештырыша. Учреждение бакчасында, уңган-булган хуҗабикә тырышканмыни, җәйге муллыктан бөтен нәрсә – кыяр, помидор, суган, әнис һ.б. – бар.
— Фәнзәт Бикмурзин, Зинур Шәйхетдинов, Григорий Шагеев, Фәнилә Абдракипова, Мәмдүдә Вәлиева, Ринат Ахунҗанов, Игорь Захаров кебек бакча эшен яратучылар яз җитү белән чәчү-казу эшләрендә башлап йөри. Шытымнар күренү белән аларны тәрбияләргә тотыналар, түтәлләрдә бер чүп күрмәссең, утап кына торалар, — дип сөйли өлкән шәфкать туташы Зөлфия Фоат кызы Әптриева.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.