Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Төрлесеннән
15 Июля 2019, 12:39

Эш иртә таңнан башлана

Терлек асрау белән шөгыльләнүче хуҗалыклар өчен бүген иң шәп чор – көннәр җылы, үлән мул. Болар һәммәсе савымны арттыруга булышлык итә.“Регион” АПХ ҖЧҖнең Алексеевка фермасында әлеге көннәрдә 271 сыердан 3300-3400 литр сөт алына.

Терлек асрау белән шөгыльләнүче хуҗалыклар өчен бүген иң шәп чор – көннәр җылы, үлән мул. Болар һәммәсе савымны арттыруга булышлык итә.
“Регион” АПХ ҖЧҖнең Алексеевка фермасында әлеге көннәрдә 271 сыердан 3300-3400 литр сөт алына. Бозауларга эчерүдән калган бөтен сөтне Уфа районындагы “Кармасан” сөт заводына озаталар. Август-сентябрьдә сыерларның бозаулый башлавы көтелә.
Терлек караучыларның хезмәте авыр булуы беркем өчен дә яңалык түгел. Таң ату һәм кояш баюны фермада каршы алып башкарыла торган эшнең көн тәртибенә барысы да чыдый алмый. Савучылар А.Лотфуллина, А.Гыйльфанова, О.Газизова, Н.Шлее менә шулай һәр иртә һәм кич сыерларны көтүгә чыгарганда һәм алып кайтканда фермада очраша. Без анда Айгөл Гыйльфанова белән Алина Лотфуллинаны очраттык. Яшь булуларына карамастан (33 һәм 29 яшь), авыр хезмәт шартларыннан курыкмыйлар, ачык йөзле, уңган булулары, үзләренә йөкләтелгәнне теләп башкарулары күренеп тора.
Читайте нас