Благовар хәбәрләре
+34 °С
Ясно
ВКОК
Төрлесеннән
5 Июня 2019, 12:15

“Әкият иленә сәяхәт”

Иртә белән яңгыр сибәләп торуы күңелләрне кырса да, чараны башка көнгә күчерергә ярамый иде. Чөнки балалар аны озак вакыт түземсезләнеп көтеп алды.

Бернигә карамый, бәйрәм үтәсе урынны төрле төстәге тасмалар һәм шарлар белән бизәдек, музыка аппаратураларын урнаштырдык, спектакль өчен –костюмнар, спорт уеннары өчен кыршау (обруч) һәм туплар әзерләп куйдык. Һәм, әйтергә кирәк, тырышлыгыбыз бушка булмады, сәгать 12ләргә көн аязытып җибәрде һәм, бәйрәм белән тәбрикләргә теләгәндәй, болытлар арасыннан кояш елмайды. Акрынлап балалар һәм өлкәннәр җыела башлады. Шулай итеп билгеләнгән вакытта “Әкият иленә сәяхәт”ебезне башлап җибәрдек. Балалар бер эстафета, уен һәм театр тамашасыннан да читтә калмады. Әкият персонажлары Итекле Мәче, Карлсон, Аю һ.б. балаларның бәйрәм кәефен тагын да күтәрде.
“Кояшкай” балалар бакчасының Топорино филиалы (мөдире Айсылу Зинур кызы Рамазанова) тәрбияләнүчеләре берсеннән-берсе матур биюләре белән җыелучыларга күңелле ял минутлары бүләк итте.
Бәйрәм ахырында малай-кызларга татлы призлар таратылды. Теләге булганнар асфальтта рәсем төшерде. Оештыручылар бәйрәм сәбәпчеләренә тәм-томнар сатып алган иде, шулай ук, әти-әниләре дә буш кул килмәде. Балалар рәхәтләнеп сыйланды. Бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтүчеләрнең һәм уртак эшкә үз өлешен кертүчеләрнең һәркайсына олы рәхмәтемне белдерәм.
Ольга СУХОВА, Топоринка клубының мәдәни чараларны оештыручысы.
Читайте нас