Иң элек шунысын әйтергә кирәк, Бердәм "Русия доброволецлары" мәгълүмат системасы - ул илнең төп мәгълүмати волонтерлар интернет-ресурсы, волонтерлар оешмаларының иң зур базасы, волонтерлар эзләү һәм волонтер ярдәме күрсәтүнең уңайлы базасы, социаль башлангычларны чынга ашыру өчен мөмкинлекләр, волонтерларның иң эре социаль челтәре, электрон волонтер портфолиосы булдыру чыганагы, "Русия доброволецлары" Бөтенрусия конкурсының техник платформасы.
Әлеге платформа 2016 елда илнең барлык доброволецларын һәм аларның проектларын берләштерү максатында булдырылды һәм моңа ирешелде дә. Бүген добровольцыроссии.рф порталы 1,5 миллион кереп караучыны, 502 459 доброволецны, 25 571 мөмкинлекне, 13 3012 оешманы берләштерә. Былтыр Бердәм "Русия доброволецлары" мәгълүмат системасы Рунет премиясе җиңүчесе булды.
Бу платформа илнең һәр гражданына волонтер хәрәкәтенең әгъзасы булу мөмкинлеге бирә. Теләсә нинди гаджеттан кереп, волонтерлар эшчәнлеге белән кызыксынучы кеше үзе, буш вакыты, кайсы өлкәдә ярдәм итәргә теләге барлыгы турында берничә минут эчендә мәгълүмат калдыра ала, ә система аңа кайда аеруча кирәкле булуын әйтәчәк.
Бәйге "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә диярлек - мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау, кешеләрне эзләү һәм коткару, шулай ук, җәмгыятьтәге инклюзияне үстерүгә кагылучы 12 номинация буенча үтә. Анда катнашу өчен добровольцыроссии.рф порталы аша заявка калдырырга кирәк. Бу конкурста үз волонтерлык проектларын тәкъдим итүчеләрнең 2 миллион сумга кадәр грант алу мөмкинлеге бар.