Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 Май 2019, 10:50

Республикада быел 38 мең эчкече теркәлгән

Русия Президенты Владимир Путинның май указларындагы бурычларны гамәлгә ашырып, "Демография" гомумдәүләт проектына ярашлы чараларның берсе буларак, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә чакыру, начар гадәтләрдән арындыру мөһим.

Узган елдагы белән чагыштырганда, рәсми теркәлгән эчкечеләр саны 6,3 процентка азрак булган һәм 1 апрельгә 37 950гә җиткән, дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгыннан. Шул ук вакытта, сыйфатсыз алкоголь белән агуланып үлүчеләр саны 25 процентка арткан һәм 61 кеше эчеп үлгән. Узган елдагы белән чагыштырганда, бу 13 очракка күбрәк.
Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова фикеренчә, сыйфатсыз алкогольдән агулану очраклары булмасын өчен аны сатуга мөмкинлек бирүче лицензия алу тәртибен яңадан карарга, аны сату тыелган урыннарны муниципаль берәмлекләргә түгел, ә республика органнарына тапшыруны яңа законнар нигезендә ныгытып куярга кирәк.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас: