Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 Май 2019, 16:24

Якубович "Поле чудес" тапшыруын карамый

"Могҗизалар кыры" тапшыруын алып баручы Леонид Якубович Baltkom радиосында барган "Абонент доступен" тапшыруында катнашкан. Интервью вакытында билгеле алып баручы "Могҗизалар кыры" тапшыруына кагылышлы серләрне чишкән.

Леонид Якубович әйтүенчә, ул әлеге тапшыруны телевизордан бер генә тапкыр да карамаган һәм аның инде 29 ел эфирда булуына шакката. Чынлыкта, тапшыруны төшерү бик кызыклы һәм җанлы үтә, катнашучылар көлә, сораулар бирә икән. Ләкин бу күңелле мизгелләрнең бик азы гына эфирга эләгә.
- Монтаж дигән бик зур һәм бик күңелсез нәрсә бар... - ди Якубович. - Бөтен җанлылык, юмор һәм көлү еш кына кисеп алына һәм сорауларга җаваплар гына кала, бу, әлбәттә, тапшыруның кәефен төшерә.
"Могҗизалар кыры" тапшыруы 1990 елдан бирле эфирга чыга. Аның беренче алып баручысы мәрхүм журналист Владислав Листьев булды. 1991 елның 22 ноябреннән аны Леонид Аркадьевич алып бара.
Читайте нас: