Төбәк проектында республикадагы барлык шәһәр-авылларда үзәкләштерелгән суүткәргечләр аша халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү юнәлешендә байтак чаралар билгеләнде. Әлеге программаны үз эченә алган “Экология” федераль проекты республиканың 30га якын шәһәр һәм районында су сыйфатын норматив таләпләргә җиткерүче объектлар төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла. Мәсәлән, шәһәрләрдә халыкны үзәкләштерелгән суүткәргечләр аша экологик яктан чиста су белән тәэмин итү дәрәҗәсе 2024 елга 99 процентка җитәргә тиеш.
Хөкүмәт тарафыннан әлеге программаны тормышка ашыру өчен тиешле финанс һәм матди ресурслар бүленү һәм эш барышының республика Хөкүмәте һәм җаваплы министрлыклар тарафыннан контрольгә алынуы халык өчен мөһим булган чараның үтәлүенә шик калдырмый.
Әйткәндәй, республика парламенты да халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүне яхшыртуга зур өлеш кертте. Берничә ай элек Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Башкортстан Республикасының “Эчәр су турындагы” законына үзгәрешләр кертү турындагы закон кабул итте. Аңа Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды. Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, әлеге үзгәрешләр сыйфатлы су сыйфатына контрольлек итүне көчәйтү белән бәйле. Бу мәсәләдә бигрәк тә күзәтү органнарының җаваплылыгы һәм бер үк вакытта аларның контрольлек итү функцияләре артты. Законда, шулай ук, эчәр суга контрольлек итүдә җәмәгатьчелекнең роле киңәю дә билгеләнде.