Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 апрель 2019, 16:16

“Хобби FEST” күңелле үтте

Бүгенге заманда әти-әниләр телефон-компьютердан башка балаларын нәрсә белән мәшгуль итәргә дә белми диярлек. Болар сабыйга матур балачагы турында якты хатирәләр сакларга нигез булыр микән соң? Ә балаларың белән аралашырга вакыт табу бик мөһим.

Бала өчен мәктәп тә, репетиторлар да, өстәмә занятиеләр дә газиз әти-әнисе белән аралашуны алыштыра алмый. Шөкер, районда һәм республикада матур традиция — “Гаилә яллары” яшәп килә, аларны Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм “Гаилә” үзәге белгечләре оештыра.

Мартның соңгы шимбәсе “Гаилә” үзәгенең райондагы бүлеге белгечләре Үзәк китапханәдә “Хобби FEST” темасына чираттагы Гаилә ялын үткәрде.

Бу юлы бәйрәм мавыгуларга багышланды һәм иҗади, спорт һәм танып-белүгә корылган осталык дәресләре формасында үтте.

Спорт яратучылар ДЮСШ тренер-преподавателе Ольга Поздеева оештырган занятиеләрдә җаны теләгәнне тапты. Сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшкәннән соң, катнашучылар матур музыка астында фитнес белән шөгыльләнде. Район Мәдәният сарае балетмейстеры Гүзәлия Шәфыйкова биергә яратучыларга мәгълүм сәнгать төре серләрен чиште. Гаиләләр белән эшләү буенча белгеч Ирина Фәйзуллина белән бергә күпләр актерлык осталыгына өйрәнде. Китапханәче Ләйсән Мосафирова исә төсле кәгазьдән матур кул эшләре ясап күрсәтте. “Гаилә” үзәге бүлеге психологы Кристина Килмәматова катнашучылар белән “Кеше рәсеме” дип аталган тест үткәрде, аның ярдәмендә кешенең шәхси мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен ачыкларга мөмкин иде.

Ульяна Тяжкороб, Әмир һәм Азалия Якуповлар, Равил һәм Риана Шәфыйковлар, Ирина Шәяпова, Эрнест һәм Данил Килмәматовлар үзләрен актив һәм белемгә омтылучылар буларак танытты. Балалар һәм ата-аналарның гомум иҗади эше барышында барысы да уртак бер командага берләште һәм уңай тәэссоратлар алды. Чара якыннар, дуслар белән бергә үткәргән матур вакытны мәңгеләштерәчәк фотога төшү белән тәмамланды.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: