Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 март 2019, 13:05

Аерылышканда кыйммәтле бүләкләрне кире кайтарырга мөмкинме?

Гаилә таркалганда элекке ир белән хатынның бергә яшәгән чакта бер-берсенә бүләк иткән кыйммәтле бүләкләрен кире кайтарулары турында ишетергә туры килә.

Бер яктан — тапшырылган бүләкне кире тартып алу матур күренеш түгел, әмма икенче яктан, ул бит чит кешене (аерылганда) түгел, ә “якын” кешеңне (ягъни хәләл җефетеңне, иреңне) шатландыру максатында бүләк ителгән.

Шундый четерекле эшләрнең берсе күптән түгел Благовар районара судында тикшерелде. Ачык утырышта җир участогын бүләк итү килешүенең гамәлдән чыгарылуын тану турында эш каралды. Элекке гаилә башлыгы законлы никахта булган вакытта җир участогын бүләк иткән хатынына карата дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә. Ир белән хатын җир участогын бүләк итү килешүенә кул куйган, җавап бирүче бүләк ителгән җир участогына хокукны дәүләт теркәве турында таныклык алган булган. Вакыт үтү белән ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләр бозылып китә һәм алар аерылышырга карар кыла. Ир мәгълүм килешүнең гамәлдән чыгарылуын тануны һәм якларны элекке хәленә кайтаруны сорый. Әмма милек эшләрендә хәл мөнәсәбәт ачыклауга караганда да катлаулырак булып чыга. Һәм дәгъва белдерүче иргә элекке буйдаклыкны кире кайтару кебек үк, җир участогын кире кайтару бәхете дә елмаймады.

Якларны тыңлаганнан, тапшырылган материалларны өйрәнгәннән соң, суд шундый карарга килде: элекке гаилә башлыгының таләпләре канәгатьләндерелми, чөнки җир участогын бүләк итү турындагы килешүнең гамәлдән чыгарылуын тану таләбе ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуына гына нигезләнә. РФ Гражданнар кодексының 218 мәддәсе 2 пунктына ярашлы, хуҗа кеше ия булган милеккә хокук, ә бу очракта җир участогына аның элекке хатыны хуҗа, башка кешегә әлеге милекне сату-алу, алыштыру, бүләк итү яисә башка алыш-биреш нигезендә генә күчә.

Благовар районара суды материаллары буенча И.Максимова әзерләде.
Читайте нас: