Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар 2019, 18:38

Яңа ел бүләкләреннән кем ничек котылган?

Хатын-кызларга үзләренә бирелгән Яңа ел бүләкләренең еш кына ошамавы билгеле, ә үткән бәйрәмдә һәр өченче хатын-кызга бүләк ошамаган. 9-12 гыйнварда Research Mail.Ru белән берлектә «Юла» сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли.

Респондентларның 71 проценты үзләренә кирәкмәгән бүләкләр бирелүен таныган.
Сораштыруда катнашкан һәр бишенче кеше төрле кешеләрдән бер үк төрле бүләкләр алган, бу хәл ешрак ир-егетләр белән булган. Хатын-кызлар ир-егетләрдән алган ошатмаган бүләкләрен башкаларга бүләк иткән, ир-егетләр андый бүләкләрне кибеткә тапшырып, яки игъланнар сервисында сатып котылырга теләгән.
Шуңа карамастан, русиялеләрнең күпчелеге (60%) кирәкмәгән бүләкләрне үзләрендә калдыруны өстен күрә.
Халык фикеренчә, иң файдасыз бүләкләр исемлегенә Яңа ел символы булган фигуркалар һәм башка атрибутика, шарфлар, каешлар, косметика, савыт-саба, электроника һәм чараларга билетлар кертелгән.
Фото: pixabay
Читайте нас: