Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2019, 16:55

Республикага 179 мең турист килгән

“ТурСтат” аналитика агентлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә туристларда шәһәрләр, курортлар һәм төбәкләрнең популярлыгы буенча Русиядә яңа ел туризмы рейтингы төзеде.

Башкортстан әлеге рейтингта Русиянең туризм буенча иң яхшы ун төбәге исемлегенә керде һәм алтынчы урынга чыкты.
Агентлык мәгълүматлары буенча Яңа ел бәйрәмнәрендә республикага 179 мең турист килгән. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда бу 20 процентка күбрәк. Тәүге беренчелеккә шулай ук Мәскәү, Вологод, Владимир, Төмән, Саратов, Тверь өлкәләре, Красндар крае ,Кырым һәм Татарстан республикалары керде.
Рейтинг эчке туризм статистикасын исәпкә алып, узган елның декабре һәм агымдагы елның гыйнвар айлары өчен Яңа ел бәйрәмнәрендә туризм нәтиҗәләре турында Интернеттагы мәгълүматны анализлау нәтиҗәләре буенча төзелде.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан
Читайте нас: