Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2019, 12:29

Иммунитетка ничек ярдәм итәргә?

Организм өчен иң катлаулы чорга керәбез. Кышның икенче яртысында һәм яз башында иммунитетка аеруча игътибарлы булырга кирәк. Беренчедән, нәкъ шушы вакытта төрле вирус авырулары артса, икенчедән, организмда витаминнар кими башлый.

Беренче эш итеп иммунитетның иң якын дусларын исегезгә төшерегез: прополис, алоэ, сарымсак, имбир, лимон һәм, әлбәттә, бал.
1. Ике зур лимонның сутын сыгабыз. Шул ук күләмдә бал кушып, акрын утта җылытып алабыз. Катнашманы берәр атна дәвамында, иртәләрен эчегез.
2. 1 стакан бал, 50 грамм имбир тамыры, 1 лимон алабыз. Лимонны кабыгы белән бергә угыч аша чыгарабыз, төшләрен алып ташлыйбыз. Имбирны әрчеп, вак итеп турыйбыз. Банкага салып, өстенә бал агызып, әйбәтләп болгатабыз. Ике ай дәвамында, караңгы, салкын урында төнәтәбез. Көненә 3 тапкыр, бер аш кашыгы эчәбез.
3. Ике аш кашыгы прополисны 250 миллилитр аракыда 10 тәүлек тирәсе төнәтәбез. Әзер булгач, сөзәбез. Өлкәннәр көненә ике тапкыр бер бал калагы эчәргә тиеш. Тәмгә бик әче ул. Шуңа балаларга бер стакан сөткә 3-4 тамчы тамызып бирегез. Авыру башланганда шушы төнәтмәне эчсәгез, көн-көн ярымда салкын тиюнең эзе дә калмас.
4. Алоэ сутын һәм сыек бал алабыз. Күләмнәре 1:1 булырга тиеш. Әйбәтләп болгатып, ашаганнан соң көненә өч тапкыр бер бал калагы эчәбез.
5. Бер лимон һәм бер баш сарымсакны угыч аша чыгарабыз. Суга салып, 3-4 көн караңгы урында төнәтәбез. Иммунитетны ныгыту өчен бер ай дәвамында 1 аш калагы эчәргә кирәк.
6. Сарымсакны угыч аша чыгарып, 1:1 күләмендә бал белән болгатабыз. Ашар алдыннан көненә өч тапкыр бер бал калагы эчәбез. Артыннан су эчеп куегыз.
Читайте нас: