Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2019, 12:24

Агач кашыксыз булмый!

Аш бүлмәсен яратмаган хатын-кыз бар микән дөньяда? Юктыр, әлбәттә. Аны һәр хуҗабикә үзенчә “кора”, җиһазларны, савыт-сабаларны да үзе теләгәнчә урнаштыра. Яхшы хуҗабикәнең аш бүлмәсендә артык әйбер булмый, кирәкле җиһазлар һәм савыт-саба гына була.

Беренчедән, уңган хуҗабикә һәр төр ашамлыкны әзерләү өчен махсус савыт-саба тота. Савыт-саба төрле-төрле булганда ризык әзерләү күпкә җиңелрәк.
Шулай ук, аш бүлмәсендә түбәндәге “эш кораллары” була: аш пешерү өчен төрле зурлыктагы кәстрүлләр; паштет, камыр ризыклары пешерү өчен зур, тирән чуен табалар; йомырка тәбәсе кыздыру өчен саплы таба; мичкә куеп аш пешерү өчен чуен; каз һәм башка йорт кошларын кыздыру һәм томалап пешерү өчен махсус калын таба; пылау пешерү өчен калын төпле чуен казан. Болардан тыш, иттарткыч; төрле зурлыктагы тишекле угычлар; ит, балык, яшелчә турау өчен һәркайсына аерым такталар; пешкән камырларны мичтән алгач тезү өчен зур такта; ит турау, бәрәңге әрчү өчен махсус пычаклар; иләк, уклау, камыр җәю, бүлү-кисү өчен куна тактасы, кечкенә агач киле, агач кашык, туглагыч, сөзгеч, тишекле зур чүмеч һәм башка савыт-саба булырга тиеш.
Пешкән ризыкларны табынга чыгару өчен махсус савыт-саба да булдырырга кирәк. Мәсәлән, ашлар табынга фарфор савытта чыгарыла, гөбәдия һәм башка төрле бәлешләр — зур түгәрәк савытта, йорт кошлары — озынча савытта, ә чәкчәк кебек чәй ризыклары — вазаларда, катык, сөзмә касәгә салып бирелә.
Читайте нас: