Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2019, 16:52

97 яшьтә рул артында?

Бөек Британия королевасы Елизавета IIнең 97 яшьлек ире Филипп автомобиль авариясенә очраган.

Бу вакыта ул руль артында була. Автомобиль әйләнә, принцка аннан чыгарга үтеп баручылар ярдәм итә.
Ул әллә ни зыян күрмәгән, ләкин табиб тикшерүе үткән. Икенче машинадагы ике кеше җиңелчә имгәнгән.
Авариядә кем гаепле икәнлеге әлегә хәбәр ителми. Филиппның водитель стажы дистәләрчә ел исәпләнә һәм аның кагыйдә бозуы икеле, диләр.
Ләкин 97 яшьтә кеше руль артына утырырга тиеш микән соң?
Фото: Reuters
Читайте нас: