Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 гыйнвар 2019, 11:37

Гаилә яллары берләштерә

Яңа ел каникуллары чорында “Гаилә” үзәге бүлеге белгечләре “Прометей” үсмерләр клубы һәм район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге белән бергә Языково авылының мәдәният һәм ял паркында “Кышкы күңел ачулар” дип аталган чара үткәрде.

Гомерендә бер тапкыр да кышны күрмәгән, аның ни икәнен белмәгән бала гына карда рәхәтләнеп уйнауны яратмыйдыр, мөгаен. Безнең малайлар һәм кызлар бу җәһәттән бик бәхетле. Бездә кыш аеруча матур, карлы һәм бәйрәмнәрнең дә иң матуры шушы мизгелгә туры килә. Шуңа бу чорда өйдә утыруны күз алдына да китереп булмый. Балалар һәм өлкәннәр, җылы киемнәрен киеп, күңел ачу, уйнау-шаяру, көч-куәт туплау өчен паркка килде.

Чара тамашачыларны Яңа ел белән котлаудан башланып китте. Аннан соң балалар ике командага бүленеп, мавыктыргыч һәм күңелле ярышларда катнашты.

Биредә инде кайда өлкәннәр, ә кайда балалар икәнен аеруы авыр иде: барысы да бер-берсе өчен “көя”, көлә, аралаша һәм, һичшиксез, җиңүче булырга тели. Паркта шаяру-көлү, шат авазлар яңгырап торды. Балалар да, әти-әниләр дә, бүлек хезмәткәрләре дә бик бәхетле иде. Балаларның шатлыктан нур чәчеп торган күзләре — бәйрәмне оештыручылар өчен иң зур бәя.

Жюри ярышларга нәтиҗә ясады, баксаң, ике команда да бертигез балл җыйган булып чыкты, димәк, чираттагы тапкыр дуслык җиңде! Кышкы күңел ачуларда катнашучылар дәртләндерү бүләкләренә ия булды.

Ирина Максимова.
Читайте нас: