Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 гыйнвар 2019, 19:11

Бер уйнауда яраттык

Безнең китапханәдә яңа ел шашка турниры беренчегә үтте. Шашка — үзе бер дөнья, логик фикерләү һәм тирән тойгылар дөньясы.

Уен шулкадәр борынгы ки, хәтта галимнәр аның кайчан барлыкка килгәнен дә төгәл генә әйтә алмыйлар. Иң беренче шашка тактасын Вавилонда казу эшләре барышында табалар. Шул вакыттан уен бөтен дөньяны “яулап ала”, аны уйнау вариантлары да арта бара. Көчле көндәш белән уйнаганда бу спорт төрендә тәүге адымнарын ясаучы уенчы икесенең дә кагыйдә буенча уйнавы, әмма ни өчендер һәрвакыт көндәшенең җиңүе турында уйлана башлый.

Китап укучы балалар һәм үсмерләр турнирны үткәрү башлангычы белән чыкты: тәүдә икеләнүләр дә булмады түгел, әмма барысын да бизмәнгә салып үлчәгәннән соң турнирны үткәрергә дигән уртак карарга килдек. Анда төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар катнашты.

Снежана Дейниченко,

Мирный авылы китапханәчесе.
Читайте нас: