Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 декабрь 2018, 14:37

Велосипед Первомайскийга китте

2019 елның тәүге яртысына район гәзитенә язылу кампаниясенең иң соңгы чарасы итеп велосипед уйнатылды.

Приз уйнатуга бик күп кеше килгән иде. Төрле авылларда яшәүче гәзит укучылар район Мәдәният сарае залында җыелды. Һәм бу көнне уңыш Лиля Мамаевага елмайды. Шулай итеп, төп приз Первомайский авылына китте.

Лиля Гайдулла кызы мондый көтелмәгән һәм куанычлы сюрпризга ышана да алмый торды. Ул – педагогик хезмәт ветераны, 40 ел инде район гәзите белән дус икән.

Бу көнне гәзит укучылар арасында башка бүләкләр дә уйнатылды. Редакция басманың актив хәбәрчеләрен бүләкләүне дә шушы көнгә туры китергән иде. Мөхәррир Лира Гафарова мәкаләләре районка битләрендә еш дөнья күргән Айдар Карачурин, Илмира Токбулатова һәм Юлия Артеска истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бүләк хуҗаларын ихлас котлыйбыз! Ә башкаларга шуны әйтәсе килә – яңа елда мондый чаралар тагын булачак.

Кадерле дуслар, активлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт. Гәзит белән дуслыкны артабан да өзмәгез, шатлык-куанычларыгызны уртаклашып торыгыз, языгыз, шалтыратыгыз, безнең белән бергә калыгыз!

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: