Галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, күпчелек кешеләр өчен 12 гыйнвар – кискен дата. Бу көнне күпләр үзләренең игелекле, әмма мизгел йогынтысында кабул ителгән йөкләмәләреннән баш тарта икән.
Скантон университеты галимнәре үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәләренә ярашлы, кешеләрнең 8 проценты гына яңа ел максатларына ирешә, шул ук вакытта 80 проценты үзләренең яңа ел вәгъдәләрен үтәми, ди америка психологы Джозеф Лучани.