Стәрлетамак шәһәрендә бер ир машина урлаган. Пассажирлары белән бергә!
Автомобиль хуҗасы берничә минутка банкоматтан акча алырга гына чыккан. Машинасын сүндереп тормаган, чөнки салонда хатыны һәм 16 яшьлек улы калган.
Шулчак салонга чит ир кереп утырган һәм кузгалып та киткән. Ләкин аңа ерак китәргә насыйп булмаган, ун метр үтүгә ул бина стенасына килеп бәрелгән...
Аны тиз арада ЮХХДИ хезмәткәрләре тоткарлаган. Угры, өстәвенә, исерек тә булган...