Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 декабрь 2018, 16:15

Хәмдүнә апа әйтсә әйтә инде...

Турысын әйткән - туганына да ярамаган, ә җырчы сәхнәдәш "туганнар"ын фаш итәрдәй китап яза, дигән хәбәр кемгә ошар икән...

- Үземнең тормыш һәм иҗат юлы хакында автобиографик китап язам, - ди Хәмдүнә Тимергалиева бу хакта "Интертат.ру" хәбәрчесенә. - Шактый катлаулы эш икән, кайчан әзер булачагын әле әйтә алмыйм.
Үзем турында бик күп начар һәм нахак сүзләр, гайбәтләр ишетергә туры килде. Шуларга нокта куярга телим, чынбарлык кына булачак. Укучылар өчен кызыклы һәм гыйбрәтле итеп әзерләргә тырышам. Бәхетне дә күрдем, тормышның ачысын-төчесен дә җитәрлек татыдым. Тормыш мине еламаска өйрәтте. Заманында минем уңышларымнан көнләшкән, аяк чалырга теләгән кешеләр күп булды.
Әлеге басмада үземне нахакка рәнҗеткән кешеләрнең исемнәрен күрсәтергә теләгән идем. Әмма аларның күбесе гүр иясе инде. Шуңа күрә үлгән кешеләрнең рухын рәнҗетергә кирәкми. Матур күренеш булмаячак. Үткәндә калсын алар. Мин – җырчы, тамашачы күңелендә матур булып сакланып калырга телим. Ничек бар, шундый итеп истә калдырсыннар. Аллаһы Тәгалә тамашачы мәхәббәтеннән генә аермасын.
Аера буламы соң, Хәмдүнә апа! "Буран кызы" була торып, бер буранлап алсагыз да, ихлас көлүегез белән дөньяны яктыртып җибәрсәгез дә, ничек кенә булсагыз да, кабатланмас моңыгыз өчен яратабыз, сәламәтлек, озын, җырлы гомер телибез Сезгә!
Фото: "Татары мира" сайтыннан алынды.
Читайте нас: