Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 декабрь 2018, 16:11

94 яшьтә тораксыз тилмер инде...

Бүздәк районы прокуратурасы тарафыннан Бүздәк авылында яшәүче 94 яшьлек Я. С. Камалетдинованың торакка хокукы турындагы гаризасы карала.

Ул – икенче группа инвалиды, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны санала. Нәкъ шушы статустан чыгып, Я. С. Камалетдинова торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә алына. Моннан тыш, аның торагы яшәүгә яраксыз дип табыла, ә бу аны чираттан тыш торак алу хокукына ия гражданнар исемлегенә кертү мөмкинлеге бирә.
Тикшерү барышында Я. С. Камалетдинованы торак алуга исәпкә куйганда автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (АИС) нәкъ менә аның торакка чираттан тыш хокукы барлыгы кертелми кала. Агымдагы ел дәвамында Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны дәүләт һәм муниципаль власть органнарына күп тапкырлар мөрәҗәгать итсә дә, аның законлы үтенече канәгатьләндерелми. Ә бу, үз чиратында, аның чиратка баса алмавына һәм, нәтиҗәдә, торак белән тәэмин итүгә бюджет средстволары бүленмәүгә китерә.
Бүздәк прокуратурасының тикшерүеннән соң гына Я. С. Камалетдинова торакны чираттан тыш алуга хокукы булганнар исемлегенә кертелгән. Хәзер инде 94 яшьлек әбигә торакның төзелгәнен көтәсе кала. Көтеп ала алса...
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: