Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 декабрь 2018, 11:21

Үзәктә — онкология диспансеры

Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин Республика клиник онкология диспансерында булды.

Максим Забелин диспансерның гамәлдә булган корпусына янкорма төзү барышы белән танышты. Бина “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” программасы кысаларында төзелә. Төзүчеләр сүзләренә караганда, бүген эшләр 80 процентка тәмамланган.
Янкорма төзелеше 2017 елда башланган. Тугыз катлы корпусның гомум мәйданы 20 мең квадрат метр тәшкил итә. Биредә 250 урынга исәпләнгән түләүле хезмәтләр күрсәтү бүлекләре, бер сменага 450 кешене хезмәтләндерәчәк диагностика бүлеге һәм поликлиника урнашачак.
Максим Забелин бүлекләрне, операция блогын карады, лаборатория эшчәнлеге белән танышты. Арытаба учреждение коллективы белән очрашып, яман шеш белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын күтәрү мәсьәләләрен, “Онкология” дәүләт проекты кысаларындагы эшне тикшерде.
Читайте нас: