Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 декабрь 2018, 11:19

Яңа елга имин керик!

Статистика мәгълүматларына караганда, бәйрәмнәр вакытында медицина учреждениеләренә мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге азык-төлек белән агулануга туры килә. Гадәт буенча, сый тулы Яңа ел табыны артында без башка вакыттагыга караганда берничә тапкыр күбрәк ашыйбыз. Авыр дип саналган һәм бер-берсе белән һич тә туры килмәгән ризыклар — ашкайнату системасы өчен зур сынау, әлбәттә.

Спиртлы эчемлекләр белән агулану очраклары да еш. Кызганычка каршы, Яңа елны бәйрәм итү кем өчендер каты махмыр белән тәмамлана. Шуңа да йорт аптечкасында махмыр синдромын җиңеләйтү өчен препаратлар, шулай ук абсорбентлар һәм ашказанын юдырту чаралары булырга тиеш.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында безнең халык пиротехниканы яратып куллана. Ләкин еш кына ул хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәми һәм... моның өчен үзенең, балаларының сәламәтлеге белән түли. Фейерверклар һәм салютлар оештыру өчен махсус белгеч чакырырга кирәклеген белергә дә теләмиләр. Ә бит сыйфатсыз петардалар аркасында күзсез калган яки аяк-кулларын имгәткәннәр бихисап.
Каза килгәндә беренче ярдәм күрсәтү өчен мөһим чаралар һәр йортта булырга тиеш. Болар – жгут, бинтлар, йод һәм зеленка, водород перекисе, пластырь, мамык, антисептик мазь һәм тән пешүдән чаралар. Күрү органнарында беренче карашка артык җитди тоелмаган җәрәхәтләр булган хәлдә дә, каза күрүчене табибка алып бару мөһим. Үз белдегең белән дәвалану куркыныч, һәм ул еш кына төрле катлаулануларга алып килә.
Төрле көчле авыртулар бәйрәмнәр вакытында да кузгалырга мөмкин булуын истән чыгармыйк. Кинәт баш авырта яки теш сызлый, яисә ашказаны тотып алды. Нишләргә?
Кыен хәлдә калмас өчен һәм йорт аптечкасында спазмолитиклар тотарга киңәш итә белгечләр. Хроник авырулары (астма, аллергия, диабет һ.б.) булганнарга хәтта кунакка да үзләре белән кесә ингаляторын яки глюкометрны, кирәкле даруларны алып бару мөһим. Яңа ел табыннары гаять мул була, шуңа да төрле катлауланулар башланмасын өчен өстәлгә куелган экзотик ризыкларны ашаудан һәм спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелу мотлак.
Күпләр, сәламәтлеге белән проблемалар килеп туган хәлдә дә, “бәйрәмнәрдә табиблар эшләми, яллар үткәч барырмын әле”, дип, дәваханәгә баруны суза, ә бу чирнең катлаулануына китерергә мөмкин.
Искәрмә. Авыртуны басучы дару төймәләре аптечкагызда булса да, аларны контрольсез кулланырга ашыкмагыз. Иң башта инструкциясен игътибар белән укыгыз. Аннары куллану микъдарын төгәл исәпләп чыгарыгыз, шулай ук даруның спиртлы эчемлекләр яки башка төр препаратлар белән ярашу-ярашмавын өйрәнегез.
Табында нинди ризыкларга өстенлек бирергә?
Спиртлы эчемлекләрнең тәэсирен киметү өчен сыр, яшел тәмләткечләр, зәйтүн мае кушылган салатлар һәм, әлбәттә, ит ризыклары ашарга киңәш ителә. Ләкин чаманы онытмагыз!
Читайте нас: