Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 декабрь 2018, 11:00

Гөлсирин Абдуллина сәхнәдән китмәгәе

Күпләрнең яраткан җырчысы сәхнәдән китмәгәе әле. Гөлсирин Абдуллина визажист булырга укый икән. Үзенең "эшен" ул Инстаграмда урнаштырган. Бер кызның бизәнгәнче һәм бизәнгәч төшкән фотосын куйган.

"Хәерле кич! Бизәндерү дәресләренә йөри башладым, акрынлап укыйбыз. Бу бүген минем эшләгән эшем. Белгечләр, бәяләгез әле!" - дип язган Гөлсирин.
Гөлсириннең эшен ошатучылар байтак икәнен ачыклаган Татаринформ.
"Мин дә сиңа барырга телим", "Мин белгеч түгел, әмма шикарно икәне күренеп тора", "Гөлсирин, болай булгач, барыбыз да сиңа бизәнергә чабабыз инде", - дип язганнар аңа.
Фото: Татаринформ
Читайте нас: