* “Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда күбрәк хәл кертә”. Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә.
* “Кичәге чәй организм өчен “агу” ул”. Агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелтем тәм барлыкка килә. Ләкин чәйнең антисептик үзлеге сакланып кала.
* “Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар”. Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, ул кершән шикелле бик җиңел, пешерсәң, болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә.
* “Кара һәм яшел чәй төрле сорт куакларда үсә”. Чәйнең тегесе дә, монысы да хәтта бер үк ботакта да үсәргә мөмкин. Аның төсе яфракларны киптерү һәм ферментлау ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичтә кыздыру ысулы белән ясыйлар.
* “Әгәр куе чәйне күп эчсәң, бәйлелек барлыкка килә”. Яхшы, дөрес пешергән чәйнең бернинди зыяны да юк.