Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 декабрь 2018, 11:02

Балтачта мәет биш ел фермада яткан

Балтач районы терлекчелек фермаларының берсе биләмәсендә су торбасын алыштыру өчен чокыр казыганда мәет килеп чыккан.

2013 елның октябрендә әлеге фермада эшләүче 22 яшьлек ир-егетнең эзсез югалуы хакында туганнары полициягә гариза язган була. Тик ул вакытта эзләүләр бернинди нәтиҗә бирми.
Мәет табылгач, җинаять эше яңадан кузгатыла, мәрхүмнең элекке хезмәттәшләре арасында сорау алу үткәргәндә үтерүче үз гаебен таный. 57 яшьлек ирь белән мәрхүм ферма биләмәсендәге каравыл йортында аракы эчеп утырганда низаглашып китәләр һәм өлкәне яшенең башына тимер торба белән суга. Теге мескен шунда ук җан бирә.
Үтерүче аның гәүдәсен суүткәргечләрне төзәткәндә казылган, тик әле күмелеп өлгермәгән чокырга ташлый, туфрак ыргыта. Бер-ике көннән әлеге чокырны трактор бөтенләй тигезли.
Биш ел үткәч, җинаять, ниһаять, ачыла...
Фото: remotn.ru сайтыннан
Читайте нас: